Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы хакимияткә якын сәясәт белгече Сергей Марковны “ят агент” дип таныды


Сергей Марков
Сергей Марков

Марков Русия үзәк каналларындагы иҗтимагый-сәяси ток-шоуларда катнашучы буларак билгеле.

Июль аенда ул Азәрбайҗанда Шуша глобаль медиа форумында катнашып ил президенты Илһам Алиев турында мактау сүзләре әйтте. Марков Баку белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне искә алып, аның вакытлыча гына булуын искәртте.

Форум башланыр алдыннан азәрбайҗан журналистлары белән сөйләшү вакытында Марков Алиевны "искиткеч интеллектуал" һәм "хәзерге заманның иң тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе" дип атады. Моннан тыш, сәясәт белгече Азәрбайҗанның Карабах җирлеген кайтаруын да искә алды.

Әлеге хәлдән соң Русиянең хакимият тарафлы блгерлары Марковны тәнкыйть утына тотты. Мисал өчен Юрий Подоляка Азәрбайҗандагы белдерүләрдән соң, Марков үзен сәясәт белгече буларак юк итте диде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG