2027 елга кадәр Татарстанның якынча 879 мәктәбендә "хезмәт" һәм шулай ук "иминлек һәм Ватанны саклау" (элеккеге ОБЖ дәресе) кабинетлары җиһазландырылачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әйтүенчә, моның өчен казнадан 285 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Бизнес Онлайн язуынча, акчаның 104 миллион сумы Русия, ә калган 181 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк.
Элек Татарстан мәктәпләренә пилотсыз авиация системанарын җитештерү һәм куллану дәресләре өчен җиһазлар алуга субсидия дә бирелде. Моның өчен федераль бюджеттан 244, 1 миллион сум, ә республика казнасыннан 57,3 миллион сум бүленде.
- 2024 елның беренче сентябреннән Русия мәктәпләрендә "хезмәт" һәм "иминлек һәм Ватанны саклау" дәресләре кертелде.
- Узган ел Башкортстан Корылтаенда мәктәп програмына яңа фән модульләрен - хезмәт дәресен, шулай ук Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре (ОБЖ) дәресен кертеп җибәрүнең авырлыкларына багышланган түгәрәк өстәл узды. Башкортстан мәгарифен үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов мәктәпләрдә дәресне үткәрү өчен кирәкле әйберләр юк һәм укытучылар җитмәү проблемы да бар дигән иде. Борайның 2нче гимназиясе мөдире Алик Усаев остаханәләрдәге җиһазлар инде искерде һәм бердәм укыту програмы да юк диде.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәктәп програмына зур үзгәрешләр кертә. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
- Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
- Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум